Балык Бистәсе муниципаль районында Россия көне

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Россия көне-ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн буларак атала. Бу илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге "Форпост" үзәге активистлары белән берлектә авыл халкын бәйрәм белән котлап, аларга россия триколоры рәсеме төшерелгән символик бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International