Исламның исереп егылган әнисен кышкы салкында елый-елый чанага салып өйгә тартып алып кайтканын әле дә күз алдымнан югалта алмый җәфаланам.
Әйе, әйе, ул әле сабый акылында гына булса да әнисенең бу яман гамәлләреннән бик хурлана иде. Мәктәп, иптәшләре, күрше кызлары–барысы да моны белгәнлегенә яшереп-яшереп күз яшәләре түккәне аз булмады. Инде бер чакны күрше авылдагы әбисенә чыгып китәргә җыенганын белгән класс җитәкчесе аны тәрбияләүдә үз “хәйләсенә” алынырга мәҗбүр булды. “Гаилә бәйрәме” оештырып Исламга әнисе исеменннән зур торт–бүләк итте. Иптәшләре алкышлаган мизгелләрдә аның кулындагы тортның “дулкынлануын” дистәләгән күзләр тотып алганын да онытасым юк. Чәйдән соң укучылар ашкынып-ашкынып әти-әниләренә җавап-бүләк әзерләүгә керештеләр. Класс җитәкчесенең монда да үз “хәйләсе” әзер иде инде. Алар Ислам белән бергәләп он тактасына төсле сүзләр теркәделәр: “Әнием мин сине бик яратам”. Ислам атлап түгел, барысын онытып, үзенә торт юллаган әнисе янына кош булып очты. Һәм кайта-кайтышка әнисен үбә-үбә рәхмәт сүзләрен яудырды һәм бүләкне сузды: “Әнием мин сине бик яратам”. Алар кочаклашкан хәлдә түшәккә сыендылар һәм Ислам әнисенең төн буена шыңшып чыкканын да сизмичә изрәп йоклады. Аның өчен бу төннән дә татлы төн, йокы булмагандыр, мөгаен?!
Иртән борынны кытыклап хуш исле ризык исе уятты аны. Кул-бит юышка өстәлгә токмачлы аш килеп кунаклады. Йокыдан торышка кайнар чәй дә күрмәгән Ислам әле һаман үзен төштә кебек тоемлады. Юк, юк, чынбарлык бит! Әнә әнисе елмаюлы карашта аңа төбәлгән, ак калач телемен суза. Әлеге юлларның хикмәте шунда ки: беренчедән, нинди генә булмасын, әни ул әни булып кала: тартылу, ярату, үз итү өчен аннан югары бөеклек, хис, мәхәббәт мөнбәре юктыр ул! Икенчедән исә: укытучы адымы–бу очракта гаҗәеп серлелек максатында кылынган изге гамәл! Өченчедән, әни исемен йөрткән җан вакытында акылына килгән! Алга китеп шуны гына әйтеп узыйм, Ислам бүгенге көндә инде зур дәрәҗәләрдәге кеше. Гаиләсе, шәп кенә байлыгы бар. Чал чәчләр кунган әнисе янына еш кайтып тора, булыша, кайткан саен күчтәнәче белән кайта. Кыскасы, язмыш ялгышлары төзәтелгән. Үзе генә дә бер гыйбарә, бәхет мисалы бит бу!
Инде шуннан килеп, быел көздә авыл зыяратындагы өмәләрнең берсендә чардуганы җимерелгән, куйган ташы карала төшкән бер кабер ирексездән игътибарны җәлеп итте. Читенлек белән укылса да, андагы: “Әни, без сине беркайчан онытмабыз!”,–дигән язма күңелгә канлы төер булып утырды. Бәй, бу мәрхүмәнең балалары исәннәр бит, биниһая байлар, дигән кайтаваз күңелне хушсызландырып бимазалаудан туктамады. Чукынып китсен үзләре, байлыклары, яшәешләре, намуслары, ә мин бу очракта күбрәк авылдаш буларак үртәлдем, бу битарафлык зиһни башыма сыймады? Кул бирешеп исәнләшкән, кыйммәтле машиналарына карап сокланган чакларым да булмады түгел бит, яшермим. Әүкатле булып та әнисенең каберенә кайтмаганын кичерә алмадым бу сәгатьләрдә. “Аллам сакласын!” дигән тәүбә-сүздән ары китә алмадым. “Әни, без сине беркайчан онытмабыз!” Алтын сүзләр, сүз дә юк. “Әнием мин сине бик яратам!”га яңгыраш. Тик, гамәлләр генә гел үзгә–адәми низамнарга сыймаслык, кешелеклелек калебенә туры килмәслек булуы белән икенчесе уйларны яманрак бөтерә. Уйлана белгән башка уйланырга сәбәп бар шул монда, дигән шәлдә фикеремне йомгаклыйм. Һәм дәвамын синнән көтәм укучым!
Вазих Фатихов.