Бүген социаль хезмәткәр көнендә ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы барлык социаль хезмәткәрләргә, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә булышып, ярдәм кулы сузып, Ярдәм кулы сузып, тормыш сыйфатын күтәрүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.Сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр теләде.