Бүген, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, гадәттәгечә, район башлыгы исеменнән социаль өлкә хезмәткәрләрен котлады.
Нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәм «Социаль хезмәткәр көне» уңаеннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Вилданова Илһамия Фәйзерахман кызы, Мөхәммәтҗанова Алсу Наил кызы, Павлова Людмила Виктор кызы – «Ышаныч»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының Рәхмәт хаты белән « Ышаныч»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре Галиева Рәмзия Миңнулла кызы бүләкләнде.
Намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм " Социаль хезмәткәр көне» уңаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Габделхаков Айрат Рафаэль улы, «Доверие – Ышаныч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары»;
Ибраһимов Габделхак Габдуллаҗан улы, "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «ДКУ шоферы.
Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Фәхриев Раиф Анатольевич, Гайниев Наил Әхәт улы, «Ышаныч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе сакчылары.