"Трактор-Тагылма" операциясе

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

2020 елның 8 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елга расланган графигы һәм төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы буенча әлеге категориядәге транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында «Трактор-Тагылма»операциясе үткәреләчәк.

Терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю вакытында механизаторларга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Эксплуатацияләүгә керткән өчен җаваплы вазыйфаи затларга техник яктан төзәтелгән Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар чыгару, шулай ук эксплуатация барышында контрольне көчәйтергә.

Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International