Эш сөйгәнне ил сөя...

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Анатыш авылы фермасының алдынгы терлекчеләре  Габделбәр белән Фәүзия Гыйзетдиновалар әти-әниләре хезмәтен гомерлеккә  үзләренә юлдаш итеп алганнар. 30 елга якын инде алар авылда хезмәт куялар.

 Ә колхозга күченеп килгәч аның  элеккеге җитәкчесе Григорий Хроленко аларны эшкә кабул итә. Фәүзия сыер сава, ә Габделбәр тракторда эшли башлый. Берничә ел вакытлыча берәүләрдә яшәгәч аларга колхоз идарәсе  яңа төзелгән йорттан фатир бирә.  Шулай итеп бу гаилә Анатыш авылында  үз кешегә әйләнә.

Икесе дә алар Күгәрчен авылында ишле гаиләдә үскәнгә, кечкенәдән өлкәннәр янәшәсендә эшкә өйрәнгәннәр. Фәүзия башлангыч сыйныфтан ук йорт эшләрендә катнашып, аннары әни-апалары янында  фермада  сыер саварга булышып үсә. Мәктәпне тәмамлагач та ул   турыдан-туры алар янына эшкә килә. Ә менә Габделбәр   кечкенәдән юрист булырга хыяллана. Әмма мәктәпне тәмамлагач әтисе Хәмит ага гына аңа агроном яисә инженер буласың,–дип каршы төшә. Шуңа мәктәптән соң ул иптәшләре белән бергәләшеп район үзәгендәге һөнәри уку йортына  юл тота. Училищены уңышлы тәмамлап кулына тракторчы-машинист таныклыгы алгач,  туган авылында тракторда эшләп армия сафларына алына. Ә хәрби хезмәттән соң ул  кабат авылына кайтып район “Сельхозхимия” берләшмәсенең уңдырышлылык отрядында эшли башлый.  Мәктәп елларында бер-берсен  алай якыннан белмәгән яшьләр  клубта кичке уеннарда нык дуслашып китәләр.  Соңрак әти-әниләренең фатихасын алып гаилә корып җибәрәләр. Ә яз башында Фәүзиянең  Анатыш авылында терлекчелек белгече булып эшләүче  апасы Рәмзия аларны үзләренә эшкә чакыра. Алтын таулар вәгъдә итмәсә дә, хуҗалыкның  районда гел алгы сафта баруы турында сөйли. Чыннан да колхозда   эшче хезмәткәрләргә зур хөрмәт күрсәтелә. Тормыш һәм  эш шартларын да елдан-ел яхшырталар.  Әнә шуңа алар бирегә килеп тамыр җибәрүләренә һич кенә дә үкенмиләр. Гаиләләренә сөенеч өстәп бер-бер артлы ике уллары  дөньяга килә. Габделбәр трактор белән ел әйләнәсе эштән бушамый. Ә Фәүзия сыер сава. Аннары аны бозаулар төркеменә күчерәләр.  Күп еллар дәвамында алар инде икесе дә биредә  үз эшләренең чын осталарына  әверелеп еш макталалар.  Еллар үтеп  хуҗалыкта бер-бер артлы үзгәрешләр булса да, алар яшьлектә сайлаган һөнәрләрен алыштырмыйлар. Әти-әниләре эшенә тугры калып күпләрне сокландырып тырыш хезмәт куялар. Габделбәр  әле бәлки бүген дә тракторын ташламаган булыр иде. Тик берничә ел элек төпчек улларының кинәт авырып китеп, катлаулы операцияләр кичерүе генә эш урынын үзгәртергә мәҗбүр итә. Фермага килеп ат җигеп эшли башлый ул.  Иртә таңнан  бергәләшеп алар эшкә ашыгалар.  Ә буш вакытларында  улы белән калырга да, абзардагы терлекләрне карарга да вакыты кала. Шулай итеп инде менә дистә елга якын алар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп терлекчелектә эшлиләр. Бу гаилә  бүген фермада икесенә 300 башка якын терлек карый. Әле соңгы вакытларда үзенең төп эшеннән тыш Фәүзиягә ферма мөдире, учетчы һәм азык җибәрүче вазыйфаларын да йөкләгәннәр.  Үз эшенә аеруча җаваплы каравы, таләпчән булуы өчен хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр дә үз итәләр аны.

–Габделбәр белән Фәүзия  үз эшләрен  күңелләрен биреп башкаралар. Шәхси вакытлары белән хисаплашмыйча күп вакытларын фермада үткәргәнгә, алар тәрбияләгән бозаулар сау-сәламәт, таза, көр булып үсә. Айдан-айга югары артым алуга ирешәләр. Хуҗалыкта гына түгел, районда да аларны күпләргә үрнәк итеп куярга була ,–ди агрофирма директоры Камил Садыйков.

Ял, бәйрәмнәрне күрмичә, зарлану, сыкрануны белмичә алар иртә таңнан эш урыннарына киләләр.  Азыкны әрәм итүгә дә юл куймыйлар. Малларны баланслы тукландырып зур осталык белән авыру бозауларны да дәвалыйлар.  Иртән эш урынына килүгә  дару үләннәре кайнатып эчертәләр, солы, арпа пешереп бирәләр. Әнә шулай һәркөнне алар  үзләренә җиткерелгән эшне җиренә җиткереп башкаралар.  Эштән кайткач шәхси хуҗалыкларында  терлекләр, ике баш сыерны  карарга да вакытлары кала әле аларның.

Рәсемдә: Фәүзия белән Габделбәр Гыйзетдиновлар.

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International