Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Дусларга елмаю бүләк ит» дигән онлайн-акция үткәрделәр.
Акциядә Балык Бистәсе районының күп балалы гаиләләре катнашты. Алар бөтен гаиләләре белән фотога төштеләр һәм алар белән популяр мессенджерда бер-берсе белән уртаклаштылар. Шулай итеп гаиләләр уңай кәеф һәм елмаюлар тараттылар.