2020 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә әзерлек төркемнәре балалары өчен беренче чыгарылыш бәйрәмнәре узды. Ул көн бик якындыр, ул көн бик якындыр. Балалар өчен дә, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен дә дулкынландыргыч көн. Быел, пандемия уңаеннан, ата-аналар өчен бәйрәм дистанцион режимда узды. Хис-кичерешләр шатлык һәм моңсулык белән алмашынды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, тәрбиячеләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Хезмәткәрләргә үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Һәр бала балалар бакчасын тәмамлау турында диплом һәм бүләкләр алды.