Бүген, 29 май көнне, Балык Бистәсенең «Мишутка» балалар бакчасында «Сау бул, балалар бакчасы, без мәктәпкә китэбез! » дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе узды. Балалар бакчасында бәйрәм бик җылы, дустанә шартларда узды. Бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучыларының тантаналы чыгышыннан башланды. Балалар бакчага йоргән елларында алган белемнәрен, талантларын күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.