Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре "Форпост" үзәге һәм спорт мәктәбе белән берлектә ТАССР төзелү турындагы декретка кул кую уңаеннан оештырылган Парадта катнаштылар. 1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин тарафыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турындагы Декрет имзалана.