Казан районара табигать саклау прокуратурасы урман законнары үтәлешен тикшерү барышында республиканың Яшел Үзән районы территориясендә урман утыртмаларын кисү фактын ачыклады.
2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 31 маена кадәр вакыт аралыгында, "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ территориясендә булганда, 350 куб. м күләмле 400дән артык чимал агачын законсыз кисү эшләре башкарылуы ачыкланды.
Кылынган җинаятьләр нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме 500 000 сумнан артык тәшкил итте.
Тикшерү материаллары, җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен, табигатьне саклау прокуроры тарафыннан тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган затларга карата РФ ҖК 260 ст.3 өлеше буенча (законсыз урман утыртмаларын кисү) җинаять эше кузгатылды. Алдан тикшерү оештырылган.