Ярдәм янәшә: «Доверие - Ышаныч» үзәге белгечләре социаль хезмәтләр күрсәтүне дәвам итә

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

 Балык Бистәсенең «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзизоляция чорында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Комплекслы үзәкнең төп бурычы – барлык саклык чараларын үтәп, кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә барлык хезмәткәрләр дә кирәкле шәхси саклану чаралары – перчаткалар, битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.

Социаль хезмәткәрләр тормыш өчен мөһим булган социаль хезмәтләр күрсәтәләр, үз карамактагыларының азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар булуын тикшереп торалар. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең психологик халәтенә аерым игътибар бирәләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә булышалар, коронавирус йогышын профилактикалау буенча инструктаж һәм санитар эшкәртү үткәрәләр.

«Доверие - Ышаныч» үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында уңайлы яшәү дәрәҗәсен саклый алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International