Иң яхшы укытучыларны ачыклау буенча конкурс башланды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Республикада 2020 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен премияләр бирүгә иң яхшы укытучыларны ачыклау буенча конкурс башланды. Әлеге конкурсны үткәрү кысаларында, дистанцион ZOOM платформасында, безнең районда премиягә дәгъва кылучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Нәбиуллина Галия Гыймран кызы, конкурс критерийлары нигезендә, һөнәри берләшмә вәкилләренә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә үз педагогик эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International