НИЧЕК ЭШЛИ СМС ҮТКӘРҮ?

2020 елның 3 апреле, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин видеоэлемтә режимында хәбәр итте.

📱 Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматларны һәм эшкәртүгә ризалык күрсәтеп, 2590 кыска номерга SMS җибәрергә кирәк булачак.

Регистрация хәбәр тексты үрнәге: теркәлү#Иванов Иван Иванович 9 9200123876#Казан ур., Спорт ур., 33#шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза.
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк.
‼ Системада республиканың барлык халкына теркәлергә киңәш ителә.
Әгәр кешегә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тору урыныннан чыгып китәргә кирәк булса, ул 2590 номерына «максат» тексты белән хәбәр җибәрергә һәм тормыш хәленең номерын күрсәтергә тиеш:
Максат 1. судка бару;
Максат 2. балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына китерү;
Максат 3. медицина / ветеринария оешмасына бару;
Максат 4. җирләүләрдә катнашу;
Максат 5. паспортны торгызу;
Максат 6. дачага чыгу (шәһәр читендәге йорт) / дачадан кайту (шәһәр читендәге йорттан);
Максат 7. кредит оешмалары һәм почта бүлекчәләрендә булу;
Максат 8. дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү, эшкә сәләтсез туганнарга ярдәм күрсәтү;
Максат 9. яшәү урынын үзгәртү (тору).
Җавап хәбәрендә аның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүматлы уникаль код киләчәк.
‼ Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында пропуск алу буенча СМС-сервистан көнгә ике тапкыр файдаланырга мөмкин булачак.
Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, якындагы кибеткә азык-төлек артыннан бару, йорт хайваннарын урамда йөртү һәм чүп-чар чыгару өчен махсус рөхсәт алу таләп ителми.
СОРАУЛАР КАЛДЫ. Шалтырату:
8 800 250 90 33

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International