Балык Бистәсе районында яшәүчеләр коронавирус таралуны профилактикалау буенча киңәшләр үтәүләрен дәвам итәләр.
Туй - һәр кеше тормышында мөһим вакыйгаларның берсе,чөнки бу көнне яңа гаилә төзелә.
Илдәге вәзгыять уңаеннан, Балык Бистәсеннән Маннановлар гаиләсе туй бәйрәмен кичектерде.
Тиздән хәл яхшы якка үзгәрер һәм яшьләрнең хыялы чынга ашар дип өметләнәбез. Ә без аларга сәламәтлек, үзара мәхәббәт, хөрмәт, бәхет телибез.