12 март көнне Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә 2009-2010 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт ярышлары кысаларында Мингазов Рафис Фәсхетдин улы призына район беренчелеге булып узды. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча түбәндәге призлы урыннар билгеләнде.
"А" төркеме:
1 урын-Мингазов Булат (Югары Тимерлек урта мәктәбе)
2 урын-Әгъләмова Гүзәл (Күгәрчен урта мәктәбе)
3 урын-Зыятдинов Инсаф (Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбе)
"Б" төркеме:
1 урын-Шәрипова Зилә (Балтач төп гомуми белем бирү мәктәбе)
2 урын-Сибгатуллина Айсылу (Балык Бистәсе №1)
3 урын-Закиров Аяз (Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе)