Бөтендөнья социаль эш көне

2020 елның 17 марты, сишәмбе

1983 елдан мартның өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 17 мартка туры килде.

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң гуманлы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул көн саен фидакарьлек, сабырлык, түземлек һәм үз-үзен башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә багышлауны таләп итә.

Татарстан Республикасы социаль яклау системасы-9,7 мең хезмәткәр, 118 дәүләт учреждениесе, анда ел саен 200 меңнән артык кеше кирәкле ярдәм ала.

Социаль тармак хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә калган кешеләр тормыш авырлыкларын җиңү өчен көч туплыйлар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International