2020 елның 13 мартында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Балык Бистәсе муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары арасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган волейбол буенча район ярышлары узды. Барлык уеннардан соң түбәндәге нәтиҗәләр билгеләнде:
7-8 сыйныф укучылары арасында:
1 урын - МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе" (Бегунов М. С.)
2 урын - МБОУ "Шумбут урта мәктәбе" (Төхвәтуллин Р. Х.)
3 урын - МБОУ "Балык Бистәсе урта мәктәбе" (Гайниев Д.Н.)
Номинациядә:
"Иң яхшы элемтәче" – Нәбиуллин Рушан, МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе"
"Иң яхшы уенчы" - Сафиуллин Айнур, МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе"
"Иң яхшы һөҗүмче" - Зиннәтуллин Рүзәл, МБОУ "Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе"
9-11 сыйныф укучылары арасында:
1 урын - МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе" (Миңнегалиев Р. Р.)
2 урын - МБОУ "Шумбут урта мәктәбе" (Төхвәтуллин Р. Х.)
3 урын - МБОУ "Котлы Бөкәш урта мәктәбе" (Хәйретдинов Р. Г.)
Номинациядә:
"Иң яхшы элемтәче" – Бәдретдинова Алинә, МБОУ "Котлы Бөкәш урта мәктәбе"
"Иң яхшы уенчы" - Хәбибуллин Айназ, МБОУ "Шумбут урта мәктәбе"
"Иң яхшы һөҗүмче" - Гобәйдуллин Марат, МБОУ "Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе"
Призерлар дипломнар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.