"Сугыш хатын - кыз йөзе тугел"

2020 елның 13 марты, җомга

    12 март көнне тыл хезмәтчәннәре, хатын-кыз депутатлары катнашында «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел» дигән чара узды.

   Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, социаль яклау бүлеге житәкчесе Исмәгыйлев Рафаэль Дәүләтяр улы, социаль – мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Рәшитова Рәхимә Габдулхан кызы залда утыручыларны бәйрәм белән котладылар.

   Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлев Рафаэль Дәүләтяр улы «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган түләү сроклары һәм тәртибе" темасына доклад белән чыгыш ясады.       Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы ун тыл хезмәтчәненә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшырды. Вафина Лениза, Мөхәммәтҗанова Нәкыя сугышның авыр чоры турында сөйләделәр һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

    Туган якны өйрәнү музее мөдире Трофимова Мария Иван кызы   ватандашларны сугыш елларындагы фидакарь хезмәте һәм батырлыгы өчен мактады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International