13.03.2020 ел, 09.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы советының XLIX чираттан тыш утырышы була.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын премияләү турындагы нигезләмәне раслау хакында
2.«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең муниципаль милкен «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы»муниципаль берәмлеге милкенә тапшыру турында;
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмаларын төзегәндә җир асты байлыкларын файдалануга һәм саклауга муниципаль контрольне гамәлгә ашыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
4. Муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәгълүматлары белән эшләүне оештыру һәм аның шәхси эшен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында алып бару турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2009 елның 27 июлендәге ХХХ-3 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
5. Татарстан Республикасында, шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә 2019 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында.