4 мартта Яңа Арыш яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Хайрутдинова Сания Мәҗит кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Яңа Арыш авылы җирлеге Башлыгы Зарипов Хәлим Сәлимҗан улыннан яңгырады һәм Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.