Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

    3 мартта Анатыш  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының  тыл хезмәтчәне Талакова Таисия Федор кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Анатыш авылы җирлеге Башлыгы Замалеев Камил Кыям  улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән  истәлекле бүләк тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International