«Россия Ел укытучысы»

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Балык Бистәсе 2нче урта мәктәбенең физик культура укытучысы В.В. Фадейчев 2019-2020 нче уку елында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына узды. 15 марттан 20 мартка кадәр Казанның Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе базасында конкурсның региональ этабы бэйгесе узачак. Владимир Валентиновичны «Ел укытучысы» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм региональ этапта яңа җиңүләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International