2020 елның 28 февралендә Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә Николай һәм Гөлчәчәк Емельяновларның никахлары теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова, РФ Гаилә кодексы нигезендә, Николай һәм Гөлчәчәк законлы никахларын законлы дип игълан итте һәм беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында яшь гаиләне хезмәт ветераны Вафина Флюра Газиз кызы котлады. Флюра Газиз кызы матур теләкләр теләде һәм яшь гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды.