"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне".

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 26 нчы февральдә Балык бистэсе 1 нче номерлы гимназия базасында "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенрәсәй акциясе узды. Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Әлеге акциядэ теләкләре булган 11 әти-әни катнашып, үзләренең белемнәрен тарих фәненнән сынадылар. Барлык процедура нәкъ имтихан барышындагы кебек иде. Башлап, әти-әниләр металл детекторы аша узып, кулларында бары тик шәхесләрен раслаучы документ һәм ручка белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Имтиханнан соң нәтиҗәләр белән таныштылар.  Уңышлар юлдаш булсын өчен, бары тик тырышып укырга, БДИны югары балларга бирергә теләкләр теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International