Грант алучы укытучылар һәм методистлар катнашында киңәшмә

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген, 2020 елның 25 февралендә Балык Бистәсе 1нче гимназиясе базасында грант алучы укытучылар һәм мәгариф бүлеге методистлары катнашында киңәшмә узды. 2019 ел грантына ия булучылар һөнәри дефицитлары булган укытучылар һәм яшь укытучылар белән остазлык эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. МКУ "Мәгариф бүлеге" методисты Сәйфетдинова Д. Г. үзенең чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны бу юнәлеш буенча алдагы эш планы белән таныштырды, икенче яртыеллыкка грант алучы укытучылар алдына бурычлар куелды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International