ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 15 февралендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының хоккей тартмасында оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында «район башлыгы кубогына» хоккей турниры узды. Анда 6 команда катнашты: к.Бөкәш, Ямаш, Барс-Пром, Югары Тегермәнлек, Биектау, Күгәрчен. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны "Ямашево" командасы, 2 урынны – "Барс-Пром" командасы һәм 3 урынны – "В.Тимерлек" командасы яулады. 

Иң яхшы һөҗүмче-Кәбиров Илмир (В. Тимерлек)

Иң яхшы капкачы-Багавеев Айдар (Ямаш авылы)

Иң яхшы сакчы-Гадеев Разил (Барс-Пром)

Призлы урыннар яулаган командалар дипломнар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде. Җиңүче Команда район Башлыгының Күчмә Кубогы белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International