18 февральда Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Миннеханов Рамазан Миннехан улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан,Тубән Тегермәнлек авылы җирлеге Башлыгы Дмитриев Анатолий Николай улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.