17 февральда Олы Елга авылында яшәүче Ленинград блокадасында катнашкан Шәйхетдинова Миннисә Кыям кызын 81 яшь туган көне белән котладылар. Ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Елга авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улыннан яңгырады. Озын гомер, саулык, җан тынычлыгы теләп Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.