23 нче февраль-эшләми торган бәйрәм көн булачак

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 22, 23 һәм 24 февраль ял көннәре булачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International