Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

     12 февральда Олы Елга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мөбинова Сәкинә Мөбин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.  Ихлас теләкләр “Доверие – Ышаныч” халыкка Комплекслы  хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Ризаева Алсу Нәҗип кызыннан, Балык Бистәсе районы Советы депутаты Миннегалеева Гөлнур Мансур кызыннан, Олы Елга авылы җирлеге сәркатибе Сибгатуллин Галиәхмәт Әскәр улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән, Балык Бистәсе районы Советы депутаты исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International