8 февральда Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Бадрутдинова Әминә Мөхәмәтвафа кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хөснетдинова Резедә Әхәт кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.