6 февральда Коллы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Платонова Федосия Максим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.