Безнең спортчылар "АлексеевскДорСтрой" кубогына бадминтон буенча ачык турнирда бик яхшы чыгыш ясадылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 25-26 гыйнварында "Темп" с/кда "АлесеевскДорСтрой"ААҖ кубогы" бадминтон буенча ачык турнир узды. Анда Татарстанның 9 төбәгеннән (Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Тәтеш, Казан, Яр Чаллы) 100дән артык спортчы катнашты. Уеннар ике яшь төркемендә узды: 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк, 2007 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк.

2008 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында ялгыз разряд малайлар арасында: 2 урын - Әгъләмов Ислам (Балык Бистәсе районы), 3 урын-Сафин Җәмәл (Балык Бистәсе районы). Кызлар арасында: 3 урын-Халилова Адилә.

Малайлар арасында парлы разряд: 2 урын-Әгъләмов Ислам-Галиуллин Җәмил, 3 урын - Федоров Данила-Мурадов Эльмар (Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары).

Кызлар арасында: 2 урын-Семенова Софья-Гарифуллина Камилә (Түбән Кама-Балык Бистәсе районы), 3 урын-Леонтьева Екатерина -Халилова Адилә (Әлки-Балык Бистәсе районнары), 3 урын-Әгъзямова Гүзәл-Рылова Елизавета (Балык Бистәсе-Казан).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International