Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

    5 февральда  Казаклар  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының  тыл хезмәтчәне Гайнутдинова Халидә Хәсән кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Елга  авылы җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән  истәлекле бүләк тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International