Район мәдәният йорты-Ямаш авыл мәдәният йортында күчмә концерт.

2020 елның 1 феврале, шимбә

Район мәдәният йорты-Ямаш авыл мәдәният йортында күчмә концерт. Бөек Җиңүнең 75, ТАССР ның 100 һәм Россиядә халык иҗаты елы кысаларында 2020 елның 30 январендә Ямаш авылы мәдәният йортында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) тарафыннан әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә районыбыз талантлары: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гәрифуллина, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, композитор, музыкант, Ямаш авылы егете Әхәтов Халидин, республика җыр фестивальләре луреаты Лилия Ризаева, Сергей Фалин, гармунчы Рәмис Хуҗагарипов , мәдәният институты студентлары Таңсылу Мостафина, Роза Хуҗагарипова, популяр җырчылар Илмир Гәйнетдинов, Данис Гәрифуллин чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Исламия Сафина җитәкчелегендәге халыкара, республика фестивальләр лауреаты, Ямаш авылы мәдәният йорты “Чишмә” балалар фольклор коллективы чыгышы кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Халык хәрбер чыгышны алкышларга күмде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International