Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы “Доверие – Ышаныч” халык социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Хокук навигаторы” социаль технологиясен гамәлгә ашыру уңаеннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Әнисә Минвалиева дәрес үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесендә баланы караган өчен ата – ана түләвенең бер өлешен компенсацион түләүләрне рәсмиләштерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.
Әлеге чараның максаты - “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 65 статьясы белән танышу, ә атап әйткәндә, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү вариантлары турында мәгълүмат бирү.
Социаль хезмәт алучылар әлеге закон нигезендә, балалар бакчасы өчен түләү өлешчә дәүләт тарафыннан компенсацияләнүен турында белде. Аның нинди күләмдә һәм тәртиптә башкарылуы - РФ конкрет субъекты вәкилләре хәл итә, чөнки балалар бакчасында булган өчен түләүне компенсацияләү тәртибен регламентлаучы законнар төбәк хакимиятләре раслый.
Мобиль кушымта ярдәмендә социаль хезмәтләрне алучыларның берсенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен өстәмә компенсация өлешен рәсмиләштерү өчен документлар бирү тәртибендә ярдәм күрсәтелде.