2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында Казан районара табигать саклау прокуроры Д. А. Александров, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары В. И. Токранов белән берлектә, гражданнарны күчмә кабул итү булды. Барлыгы 3 граждан кабул ителде. Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре, аерым алганда җирдән файдалану һәм төзелеш, ГТК рәсмиләштерү һәм каты көнкүреш калдыкларын авыл җирлекләре территориясеннән чыгару кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.