2020 елның 25 гыйнварында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Балык Бистәсе муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы үткәрелде. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде:
1 урын - "Балык Бистәсе 1нче гимназиясе" командасы (тренерлары Минугалиев Ринат, Бегунов Максим).
2 урын - "Шумбут урта мәктәбе" командасы (тренеры Төхвәтуллин Рәмис)
3 урын- "К. Бөкәш урта мәктәбе" командасы (тренеры Хәйретдинов Рәис).