2020 елның 19 гыйнварында " Дельфин "спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында Кыш Бабай призына бадминтон буенча район турниры булып узды. Анда Күгәрчен һәм Балык Бистәсеннән килгән бадминтончылар катнашты. Катнашучылар арасында ("Б" төркеме) 1 урынны Сычев Артем (Балык Бистәсе) алды, 2 урынны Кыямов Расих, 3 урынны Гарифуллин Камил (икесе дә Күгәрчен авылыннан) яулады. "А" ның иң көчле төркемендә 1 нче урынны Хәбибуллин Рушан (Балык Бистәсе), 2 нче урынны Әгъләмов Ислам (Күгәрчен), 3 нче урынны Магизов Айнур (Балык Бистәсе) яулады.