22 январьда Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәчәне Галиева Минфәгыймә Ибраһим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Балыклы Чүкәй авылы җирлеге Башлыгы Мәҗитов Ильшат Самат улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.