15 январьда Казаклар авылында туып үскән Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Әхмәтова Әминә Вәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.