“Ак барс” банкка экскурсия

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
10 “а” сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Д. Нигъмәтҗанова) “ Ак барс” банкның өстәмә офисында булдылар. Банк хезмәткәре И. Гречанюк гимназиялеләргә пластик банк карталары турында сөйләде. Өстәмә офис начальнигы урынбасары В. Шәмсевәлиева кредит бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Бу экскурция укучыларның күпчелегендә кызыксыну уятты. Кайберәүләрендә киләчәктә финансист булу теләге дә уянгандыр бәлки. Ахырда хуҗалар укучыларга банк логотибы төшерелгән авторучкалар, блокнотлар бүләк иттеләр.
Рәсемдә: яшь кунакларны каршылау мизгеле.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International