2020 елның 10-11 гыйнварында Чистай шәһәрендә 2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында а. в. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия хоккей ярышларының зона этабы узды. Ярымфиналда Нурлат районының «Ледок» командасы белән уйнадылар (0:6), өченче урын өчен уенда Чистай районының «Ирбис» командасына оттырды (0:7). Нәтиҗәдә лаеклы 4 нче урынны алдылар һәм финал этабына үттеләр.