ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Кыш Бабай» призына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2009-2010 елгы укучылары арасында бадминтон буенча шәхси район турниры

2020 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2009-2010 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча «Кыш Бабай»призына район шәхси турниры үткәрелде. Күгәрчен, Балык Бистәсе, Югары Тегермәнлек, Балтач, Балыклы Чүкәй авылларыннан килгән яшь бадминтончылар катнашты. Яшь бадминтончылар арасында ("Б" төркеме) 1 урын – Закиров Аяз (Балык Бистәсе, тренер Смолин А.В.), 2 урын-Мусин Ильяз (Балыклы Чүкәй мәктәбе, тренер Мингазов Р. Р.) һәм 3 урын – Пулатов Данис (Балык Бистәсе, тренер Смолин а. в.). Балалар Кыш Бабайдан грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International