Нәни балалар һәм мәктәп укучылары өчен музыкаль кичә үткәрелде.

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Күки мәдәният йорты хезмәткәрләре 1-7 сыйныф укучылары һәм нәниләр өчен «Хуш киләсең яңа ел» проекты кысаларында «Укучының мәдәни көндәлеге»дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Кичә дәвамында төрле күңел ачу чаралары оештырылды: җырлар, биюләр, уеннар, конкурслар, шигырьләр, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышы, шулай ук Кыш бабайдан истәлекле бүләкләр. Балаларга бәйрәм бик ошады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International