2 январь көнне районыбызның үзәк чыршы мәйданында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие Ышаныч” һәм Балык Бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбе хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Балалар әти – әтиләре белән бергэ барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай аннары аларга бүләкләрен өләште.