Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

2020 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    2 январьда Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Көл авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улы, Олы Көл авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Сафина Нәгыймә Сафин кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International