Район балалар иҗат үзәгендә бүгенгесе көнне Татарстан варислар берлеге исемен йөртүче пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган зур тантана үтте.
Аңа авыл мәктәпләреннән төрле-төрле төстәге галстуклар бәйләгән укучылар, урыннарда варислар оешмасын җитәкләүчеләр һәм мәгариф, пионер оешмалары ветераннары җыелган иде. Иң элек сәхнәгә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Вера Малакаева сәламләү сүзе белән чыкты.
–Безнең яшьлек чорыбызда пионер сафына иң яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы мактаулы балаларны гына кабул итәләр иде. Ә инде варислар берлеге әгъзасы булу киләчәк буын кешесе булуны аңлата. Шуңа сез һәрвакыт без өлкән буын кешеләрен игелекле гамәлләрегез белән сөендереп торсагыз иде,–дип ул балаларга яхшы укып, белемле, тәртипле шәхесләр булып җитешүләрен теләде. Район мәгариф бүлеге методисты Эльвира Касыймова да үз чыгышында балалык елларын искә алып пионер сафларында тәрбияләнү иң почетлы гамәл булуын әйтте. Элек пионерлар эшләгән яхшылыклар киләчәктә дә онытылмыйча озак еллар дәвам итсә иде, дип ул бүгенге буын пионерларына һәрвакыт алгы сафта булуларын теләде. Һәркайсы пионер оешмасында зур чыныгу алып, киләчәккә өмет белән карап югары әхлакый тәрбиягә ия булган шәхесләр булып үсәргә кирәклеген төшендерделәр. Мондый истәлекле чарада озак еллар дәвамында мәгариф бүлеге системасында һәм пионер оешмасында эшләгән ветераннар Мария Трофимова, Люция Шәкүрова, Мөнирә Талалаева, пионерлар йортының элеккеге хезмәткәрләре Җәүдәт Вәлиев, Флера Гарипова да үз чыгышларында даны бөтен дөньяга таралган пионерлар оешмасының үткәнен хәтерләрендә яңартып, аларның эшен дәвам иттерүче бүгенге буын яшьләренә бар эштә дә алдынгы һәм әйдәп баручылар булуын теләделәр. Чакырылган кунакларның һәрберсенә балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминева белән район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлар оешмасы рәисе Вера Малакаева мәгариф бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Бәйрәм бик тәэсирле, эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Мәктәпләрдән җыелган һәр делегация аннан зур канәгатьлек хисләре, олы өметләр, киләчәктә тагын да рухланыбрак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк дигән изге уйлар белән таралышты.