2019 елның 21 декабрендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Балык Бистәсе муниципаль районының «Сабантуй-2018» абсолют батыры Гыйзетдинов Рамил Илфак улы истәлегенә багышланган «Көрәш» буенча ачык турнир булып узды. Ярышларда Казан шәһәре, Арча, Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнары көрәшчеләре катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча спортчылар түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
65 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Ишмөхәммәтов Илсаф (Балык Бистәсе)
2 урын – Чевик Шамил (Лаеш шәһәре)
3 урын-Сәйфуллин Марсель (Питрәч)
75 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)
2 урын – Фаляхов Ислам (Вахитов, Казан)
3 урын-Зарипов Фәндүс (Балык Бистәсе)
85 кг авырлык категориясендә:
1 урын – Зарипов Фаяз (Арча)
2 урын-Шәяхмәтов Айнур (Ак Барс, Казан)
3 урын – Шиһапов Илмир (Балык Бистәсе)
95 кг авырлык категориясендә:
1 урын-Гыйззәтуллин Рәсүл (Балык Бистәсе)
2 урын – Галимуллин Ранис (Балык Бистәсе)
3 урын-Әхмәтшин Сирень (Балык Бистәсе)
95 кг. нан артык авырлык категориясендә:
1 урын-Мусин Булат (Ак Барс, Казан)
2 урын-Билалов Айназ (Балык Бистәсе)
3 урын-Зәйнуллин Илнур (Арча)
Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.